Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Хөкүмәт Президиумының чираттагы утырышын үткәрде.
– Тиздән республика тагын 450 автобус сатып алачак, - диде Андрей Назаров. - Бу җәмәгать транспорты эшен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, глобаль икътисадны чираттагы кризис көтә, ул алдагысыннан җитдирәк булырга мөмкин. Беркем дә әлеге чир икътисади нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип уйламаган иде. Безнең бурыч - мөмкин булган барлык вариантларны өйрәнү, икътисад үсеше темпларын һәм дәрәҗәсен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк чаралар комплексын эшләү һәм кабул итү.
Аннары республика бюджетыннан агросәнәгать комплексының өстенлекле тармакларын һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү өчен субсидияләр бирү тәртибе каралды. Утырышта катнашучылар, аграрийларга бу ярдәм бик вакытлы булачак, терлекчелеккә ярдәм итәргә һәм авылда кече бизнесны үстерүгә һәм ныгытуга импульс бирәчәк, дигән фикергә килде.
1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча республика чаралары планы турында республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников сөйләде.
– Бүген республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 30 меңгә якын кеше һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар яши, - дип хәбәр итте Юрий Мельников. - Юбилей чаралары барлык муниципалитетларда да планлаштырылган. Төп чаралар Уфада үтәчәк.
Шулай итеп, 7 майда Совет мәйданында "РиоРита – Җиңү шатлыгы" Бөтенрусия проекты кысаларында "Җиңү вальсы" флешмобы узачак. 8 майда - сәнгать осталарының бәйрәм концерты. Төп тантаналар 9 майда узачак: Җиңү паркында веноклар салу тантанасы, хәрби техника катнашлыгында хәрби парад, "Үлемсез полк" тантаналы йөреше, кече авиация катнашлыгында театрлаштырылган тамаша, open-air форматындагы бәйрәм концерты һәм Уфа амфитеатрында салют.
Республикада, шулай ук, "Горурланабыз! Хәтерлибез! Хөрмәтлибез!" конкурсына әзерлек бара.
– Бу конкурс белән без яшьләрдә патриотизмга һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм анда катнашучылар турындагы тарихи истәлекне саклауга кызыксынуны арттырабыз, - диде яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.