Коронавирус пандемиясе тарафыннан барлыкка килгән икътисади регресс 2008 елның дөньякүләм финанс кризисыннан да начаррак булырга мөмкин, дип белдерде Бөтендөнья сәүдә оешмасы башлыгы Роберто Азеведо.
Элегрәк Халыкара валюта фонды башлыгы Кристалина Георгиева белдергәнчә, Халыкара валюта фонды быел коронавирус аркасында дөнья икътисадында рецессия көтә. Ул 2008 елда булган кризистан катырак та булырга мөмкин.
- Бу пандемия, һичшиксез, икътисадка, сәүдәгә һәм, димәк, эш урыннарына һәм кешеләрнең муллыгына бик нык йогынты ясаячак. Соңгы фаразлар буенча, икътисади кимү 12 ел элек дөньякүләм финанс кризисына караганда начаррак булачак, шул исәптән күп кешенең эш урыннарын югалтуы ихтимал, - диде Роберто Азеведо.
Исегезгә төшерәбез: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда коронавирус инфекциясе белән 414 меңнән артык кеше зарарланган, 18 меңнән артык кеше үлгән.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан