Бүген коронавирус йогуны профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык муниципалитет башлыкларын штаб эше режимына күчәргә һәм катгый экономияләргә чакырды.
- Без коронавирус аркасында бу һәм алдагы елларга республика бюджетына үзгәрешләр кертү өстендә җитди эшлибез. Мин республика халкына мөрәҗәгать итәм. Безгә түзәргә туры киләчәк. Күп кенә социаль проектлар, шул исәптән төзелеш эшләре, туктатылачак. Башланган төзелешләрне тәмамлыйбыз. Калганын бераз вакытка кичектерергә кирәк. Мәдәният йортлары, ФОК, бассейннар - боларның барысын да иң яхшы вакытка кичектерергә туры киләчәк.
- Без хәзер катлаулы чорлар өчен резервлар әзерлибез. Резервлар, беренче чиратта, социаль ярдәм күрсәтү һәм безнең икътисадка ярдәм итү өчен әзер булырга тиеш. Икътисад җимерелсә, без күп чаралар турында онытырбыз. Мин барлык муниципалитетларга үз бюджетларын яңадан карарга кушам. Мәсәлән, әгәр дә ансамбль өчен костюмнар сатып алу планнары булса, яки сез ЗАГСның фасадын ремонтларга булгансыз икән - бу хакта онытыгыз. Резервларны формалаштырыгыз: бу халыкка һәм икътисадка ярдәм итү өчен кирәк, — диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтенә инде бүген үк республика икътисадына ярдәм итү буенча зур программа вариантын тәкъдим итәргә кушты. Бәлки, ул иртәгә игълан ителер.
Фото: "Башинформ" агентлыгы