2017 елның октябрендә авыр финанс хәленә бәйле рәвештә “Урал” Башкортстан кошчылык комплексының эшчәнлеге туктатылган иде. Предприятие җитди "бурыч чокырына" батты. Узган елның октябрендә Радий Хәбировның шәхси катнашлыгыннан һәм кредитор белән озак сөйләшүләрдән соң кошчылык комплексы яңадан эшли башлады.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәләвез районы буенча эш сәфәре барышында әлеге кошчылык комплексында булды.
Кошчылык комплексының генеральный директоры Вадим Красюк Башкортстан Башлыгына "Урал"ның хәзерге вакытта 700 мең күркә үстерүе турында белдерде. Аның сүзләренә караганда, комплекста, шулай ук, кошларны чалу цехы эшли башлаган, ә кошларның уртача авырлыгы 9 килограммнан артык. Эшчеләр санының артуы турында да әйтелде. Ел башына хезмәткәрләр саны 165 кеше тәшкил итсә, 23 мартка предприятиедә 636 кеше эшли.
— Шундый катлаулы шартларда да предприятиеләребез эшли һәм зур уңышларга ирешә. Гәрчә аларга җиңел булмаса да. Без моны “Урал” кошчылык комплексы мисалында күрәбез. Әйткәнемчә, бүген махсус брифингта мин үзебезнең сәнәгатькә һәм эшкуарларга ярдәм чараларын, бу максатка республика бюджетыннан бүлү планлаштырылган саннарны яңгыратып үтәчәкмен,— диде Радий Хәбиров.