Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кризис шартларында республика икътисадына ярдәм мәсьәләләре буенча брифинг үткәрде. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, ярдәм кече һәм урта бизнеска күбрәк булачак.
Аерым алганда, туризм, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, мәдәни учреждениеләр һәм спорт, шәхси мәгариф учреждениеләренә игътибар биреләчәк.
- Без кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә нигез салабыз. Без комплекслы чаралар күрергә булдык. Алар комплекслы булсын өчен без сәнәгать, икътисад, кече һәм урта бизнес вәкилләре белән берничә консультация уздырдык. Шуңа күрә ярдәм адреслы булачак.
Без, беренче чиратта, кече һәм урта эшкуарлыкка һәм икътисадның аеруча зыян күргән секторларына ярдәм күрсәтәчәкбез. Бу - туризм, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, мәдәни өлкә һәм спорт, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләнүче шәхси учреждениеләр. Алар эшләмәсә дә, керем алмаса да, алар чыгымнарын түли, болар – коммуналь һәм башка түләүләр, - диде республика җитәкчесе.
Республика Башлыгы, шулай ук, икътисадның зыян күргән секторлары өчен салымны киметү турында сөйләде.
- Федераль дәрәҗәдә кече һәм урта предприятиеләр өчен - ярты елга салым буенча, микропредприятиеләр өчен – страховка кертемнәренә һәм социаль фондларга кичектерү биреләчәк, шулай ук икесенә дә банк кредитлары буенча ярдәм булачак, - диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, бигрәк тә предприятиеләр җитештерүне туктатмас өчен аларны чит ил компонентлары белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү мөһим. Шулай ук, төзелеш темпларын һәм инвестицион активлыкны саклап калуга да аерым игътибар бирергә кирәк. Авыр вакытларда Башкортстан икътисадына акча салырга әзер булучыларга ярдәмнең өстәмә механизмнарын тормышка ашырырга кирәк.
Гомумән алганда, төбәк дәүләт ярдәме күләме якынча 15 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан