+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 март 2020, 15:30

Республика икътисады көчле булсын!

Башкортстанда икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү буенча Ситуацион үзәк эшли башлаячак.

Башкортстанда икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү буенча Ситуацион үзәк эшли башлаячак. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов белдерде.

– Без Уфаның "Торатау" Конгресс-холлы мәйданчыгында система барлыкка китерүче предприятиеләр һәм инвестиция секторы, сәүдә һәм азык-төлек белән тәэмин итү, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык юнәлешләре буенча өч эшче төркем булдыруны планлаштырабыз. Тагын өч төркем – экспорт-аналитик, контроль-оештыру һәм финанс белән тәэмин итү төркемнәре ерактан эшләячәк. Белгечләр якындагы көннәрдә 8(800)250-21-24 номеры буенча консультацияләр үткәрә башлаячак, – диде Рөстәм Моратов.

Вице-премьер сүзләренчә, профильле министрлыклар һәм ведомстволар эшкуарлык өчен салым ставкаларын киметү, дәүләт милке объектлары буенча аренда түләүләрен киметү буенча документлар әзерләнә башлады.

Документлар пакеты 9 апрельгә кадәр Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның профильле комитетлары утырышларында тикшереләчәк. Вице-премьер муниципаль дәрәҗәдә дә өстәмә чаралар әдерли башларга кушты.

– Апрель аенда үзгәрешләрне раслау буенча Корылтай утырышын планлаштырыгыз. Бөтен кирәкле әзерлекне үткәрүегезне үтенәм. Ситуацион үзәккә килгәндә, ул икътисадта күрелә торган чаралар турында барлык мәгълүмат тупланмасында булырга тиеш. Мин аның эшен, һичшиксез, тикшерәчәкмен. Барлык штрафларны һәм пеняларны без бу вакытка гамәлдән чыгарабыз. Без кешеләр һәм бизнес өчен катлаулы вәзгыять нәтиҗәләрен мөмкин кадәр йомшартырга тиеш,– дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров.


Фото: glavarb.ru сайтыннан
Читайте нас