+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 апрель 2020, 17:46

"Безнең бурыч – эшкуарлыкны саклап калу"

Римма Бойцова икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча онлайн оператив киңәшмә үткәрде. Анда эшкуарларны борчыган көнүзәк сорауларга җавап бирелде.

Коронавирус инфекциясе таралуы шартларында кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк. Бу максатларга 15 миллиард сум каралган.

– Изоляция режимы, салымнар, ярдәм чаралары турында һәм башка сораулар булган очракта предприятиеләр вәкилләре мәгълүматны "Мой Бизнес"ның кайнар линияләренә шалтыратып таба ала, – дип белдерде Римма Бойцова.

Әмма, шалтыратучылар саны күп булу сәбәпле, җавапны озак көтәргә туры килергә мөмкин булуы турында белдерелде. Бу очракта яңадан шалтыратмаска, ә консультантларның кире шалтыратуларын көтәргә кирәк.

Шулай ук актуаль мәгълүмат Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча дәүләт комитетының веб-сайтында куелачак.
Фото: youtube.com сайтыннан кадр
Читайте нас