+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 апрель 2020, 09:45

Дүрт айда — 37 тукталыш!

“Инцидент” системасы ярдәмендә “8 Март” поселогында яшәүчеләр бик кирәкле объектка ия булды.

“Инцидент” системасы ярдәмендә “8 Март” поселогында яшәүчеләр бик кирәкле объектка ия булды.

Җәмәгать транспорты зур һәм кече шәһәрләрнең аерылгысыз өлеше булып тора. Шәһәр халкы көн саен автобуслардан файдалана. Берәүләре эшкә, икенчеләре укуга бара.

Кайчагында транспортны 15 минуттан артык көтәргә туры килә. Тик менә тукталышлар бөтен җирдә дә юк. Әйтик, “8 Март” поселогының Агрономия урамында яшәүчеләр җәмәгать транспортын кар һәм яңгыр астында бик озак көттеләр. Тукталыш павильоны юк иде.
Тукталыш, чыннан да, кирәкле объект, чөнки бик күп кеше Алексеевка ягына китә. Карлы-яңгырлы вакытларда, хәтта кызу кояштан да каядыр качарга кирәк була. Халык бу тукталыш турында күптән хыяллана.
“8 Март” бистәсендә яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен “Инцидент-менеджмент” системасы теркә-гән. Берничә көннән соң Алексеевка шоссесы урамында эшчеләр пәйда була һәм башкаланың Ленин районы коммуналь хезмәтләре тукталыш павильонын монтажлауга керешә.
Кыска гына вакыт эчендә, шәһәр хакимиятенең транспорт бүлеге белән килешеп, павильон урнаштырыла. Әлеге тукталыш пункты уңышлы файдаланыла. Бу мәйданчык җәйге чорда асфальт өслекле булачак һәм маршрут транспорты өчен полоса төзеләчәк.
Уфа шәһәренең Ленин районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Газизҗан Әхмәтҗанов белдерүенчә, Ленин районы урамнарында соңгы дүрт айда барлыгы 37 тукталыш павильоны урнаштырылган. Шул исәптән 10 “акыллы” тукталыш — Ленин, Карл Маркс, Пушкин һәм Әхмәтов урамнарында. Боларында транспорт көтеп торган вакытта башкала халкы һәм кунаклары телефоннарын зарядкага куя, бушлай Wi-Fi куллана алачак. Үз чиратында “8 Март” бистәсендә яшәүчеләр яңа тукталышка бик шат.
Мартта “Инцидент-менеджмент”ка халыктан 150 тирәсе мөрәҗәгать кергән. Сорауларның 80 проценттан артыгы юлларны карап-тотуга һәм ремонтлауга, ихата территорияләрен төзекләндерүгә кагыла.
Башкортстанда “Инцидент-менеджмент” программасы эшли башлаганнан бирле 88 меңнән артык мөрәҗәгать эшләнгән. Иң актуальләре шәһәр мохитен төзекләндерүгә, торак-коммуналь хуҗалыкка, йортларны һәм подъездларны ремонтлауга, шулай ук чүп-чар чыгаруга багышлана. Халыкны җәмәгать транспорты һәм парковка урыннарын төзекләндерү эше дә борчый. Мөрәҗәгатьне калдыру максатында Интернетка чыгу өчен кул астында кесә телефоны булу да җитә.
Фото: bash.news
Читайте нас