+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 апрель 2020, 18:04

"Кризистан зыянсыз чыгу гамәлләребезнең нәтиҗәлелегенә бәйле"

Бу хакта төбәк икътисадына ярдәм итү һәм тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб киңәшмәсендә сүз алып барылды.

3 апрельдә Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров төбәк икътисадына ярдәм итү һәм тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб киңәшмәсен уздырды.

Икътисадта беренче чираттагы кризиска каршы чаралар планының әзерлеге турында Премьер-министр урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.

– Дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә кертү өчен кирәкле норматив-хокукый актлар проектлары хәзер министрлыкларда һәм ведомстволарда килештерүнең соңгы этаплары уза. Беренче чиратта Ситуацион үзәк турында сүз бара. Шулай ук үзизоляция чаралары аларга кагылмый торган оешмалар исемлеген төзелә, – дип белдерде Рөстәм Моратов.

Андрей Назаров 6 апрельгә кадәр шундый предприятиеләр исемлеген расларга кушты. Гомумән алганда, исемлеккә төрле милек формасындагы 2 меңнән артык оешма керәчәк.

– Бу предприятиеләрнең бүгенге шартларда эшләвенә карата санитар таләпләрне рәсмиләштерергә кирәк. Гомумән алганда, республикабыз икътисадта кризиска каршы чаралар пакетын әзерләүче һәм кабул итүче Русиядә беренче төбәкләрнең берсе. Икътисадның кризистан зур зыянсыз чыгуы гамәлләребезнең оперативлыгына һәм нәтиҗәлелегенә бәйлелеген аңлыйбыз, – дип ассызыклады Андрей Назаров.


Фото: pravitelstvorb.ru сайтыннан.
Читайте нас