Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Агыйдел елгасы аша күпер төзелешенең ничек баруы белән танышты.
– Биредә компетентлы "Уралмостострой" компаниясе эшли, ул бик зур тәҗрибәгә ия һәм республикада берничә дистә күпер төзегән. Алар мине, 2021 елның октябрендә күпер файдалануга тапшырылачак, дип сөендерде. Шулай ук, юл чишелешләрен төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштык, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Махсус режимга бәйле барлык катлаулы шартларга да карамастан, биредә эшләр тәүлек буе ике сменада алып барыла. Участокта 200дән артык кеше эшли. Өзлексез эшләүне тәэмин итү өчен өстәмә эшче һәм техника җәлеп ителде.