Онлайн-конференциядә төрле тармак эшкуарлары яңа икътисади шартларда үзләренең эшләр торышы һәм аларның хәл ителеше белән уртаклашачак.
Иртәгә, 9 апрельдә, Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы Башкортстан Хөкүмәте һәм "Минем бизнес" үзәге белән берлектә “Бизнес-изоляция: проблемалар һәм чишелешләр” онлайн-конференциясе үткәрә.
Чараның спикерлары — Русия Икътисади үсеш министрлыгының Инвестицион сәясәт һәм эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Милена Арсланова, “Wildberries” компаниясенә нигез салучы һәм генеральный директоры Татьяна Бакальчук, Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе киңәшчесе, СИА Эксперт советы әгъзасы Михаил Федоренко, шулай ук федераль һәм төбәкнең билгеле эшкуарлары.
Төп максат—икътисадтагы кризис күренешләренә юлыккан эшкуарларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү, белемнәрнең актуаль пакетын формалаштыру, предприятиеләрдә кризислы проблемаларны хәл итү вариантларын аңлау өчен төрле тармак эшкуарлары белән турыдан-туры диалог кору һәм илнең әйдәп баручы эшкуарларына һәм ассоциацияләренә төрле яклап ярдәм итү.
Онлайн-конференциядә төрле тармак эшкуарлары яңа икътисади шартларда үзләренең эшләре торышы һәм аларның хәл ителеше белән уртаклашачак. Эшкуарларның практик хәлен карау күздә тотыла: сатуларның кискен кимүе, чикләү чараларының йогынтысы һәм кулланучылар ихтыяҗын арттыру.
Һәр эшкуар үз алдына куелган бурычларны хәл итүнең конкрет юллары турында сөйләячәк һәм тармак буенча хезмәттәшләренең сорауларына җавап бирәчәк.
Конференциядә барлык теләүчеләр катнаша ала. Теркәлү өчен түбәндәге сылтама буенча кереп була:
http://www.forum102.ru/Шулай ук трансляцияне түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:
https://www.youtube.com/watch?v=GIBH9dJrGLc&feature=youtu.be