Чираттагы "Сәнәгать сәгатен"дә катнашучылар республикада җитештерүне үстерү перспективалары, к-вирус инфекциясе таралу шартларында икътисадта тискәре тенденцияләр булу сәбәпле, предприятиеләргә ярдәм чаралары кебек сораулар турында фикер алышты.
Җаваплылыгы чикләнгән «ЕСМ» җәмгыяте генеральный директоры Алексей Долгушин югары технологияле эшкәртү җиһазларын һәм станоклар төзү өчен компонентлар җитештерүне арттыру мөмкинлекләре турында сөйләде. Җитештерелгән продукция Русия төбәкләренә, шулай ук чит илләргә, аерым алганда, Samsung корпорациясенә җибәрелгән.
Алексей Долгушинның сүзләренә караганда, хәзер Уфадагы "Промсвязь" заводы ябылу белән бәйле рәвештә, җитештерү туктатылган. Эшне яңадан башлау өчен салым түләүләрен кичектерү, ташламалы кредитлау, шулай ук продукцияне республика базарында сату өлешендә ярдәм күрсәтү таләп ителә.
– Предприятиегә тотрыклы эш башларга ярдәм итү өчен бу хәл белән без бергә шөгыльләнергә тиеш. Бу икътисадка ярдәм итү дә, кризиска каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча идарә командасы тәҗрибәсен эшләү дә булачак,– дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, дезинфикацияләү чараларын җитештерү буенча республика проектларын хуплады һәм Хөкүмәтнең мондый проектларга ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Фото: glavarb.ru сайтыннан