+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 апрель 2020, 09:35

Башкортстан төбәк икътисадына ярдәмгә 15 миллиард сум акча бүләчәк

Башкортстан Хөкүмәте Covid-19 пандемиясе аркасында төбәк икътисадына ярдәм итүгә 15 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Россия-24" телеканалы эфирында хәбәр итте.

Башкортстан Хөкүмәте Covid-19 пандемиясе аркасында төбәк икътисадына ярдәм итүгә 15 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Россия-24" телеканалы эфирында хәбәр итте.

- Бу сан күпләрне борчый, әмма бу тулысынча исәпләнгән акча, чөнки без әлеге вәзгыятьне кризис кебек кабул итмәдек. Эпидемия тәмамланганнан соң, моны зур мөмкинлекләрнең башы дип саныйбыз. Бизнеска, икътисад тармакларына ярдәм итү бик җитди чыгымнар таләп итә. 15 миллиард сум нәрсә ул: бу сумма 30 биттән торган төрле программалар. Ул салымга кичектерү бирүгә, салымнардан азат итүгә юнәлтелгән чараларны үз эченә ала һәм субсидияләү белән тәмамлана.

Бу вакытта инвесторларга технологик җиһазлар сатып алуга курс аермасын түләргә әзербез. Бу эшләрне инвесторларның безгә ышанычы саклансын һәм күп кенә чикләү чаралары тукталгач, тиз старт алсын өчен эшләргә тырышабыз, - диде республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, төбәк бу вакыт эчендә коронавирус таралуга каршы тору өчен планлы һәм эзлекле рәвештә ыгы-зыгы куптармыйча гына шактый зур чаралар башкарды.

- Без хәлне контрольдә тотабыз. Һәм бүген без адымнарыбызның дөреслеген расладык, перспективаларны аңлыйбыз. Якындагы ике-өч атнада җитди эшләргә, үзизоляция белән бәйле чараларны дәвам итәргә кирәк, аерым алганда бу 60 яшьтән өлкәннәргә кагыла. Шул ук вакытта, икътисадны ачу да дөрес эш булды. Бу атнада республика предприятиеләренең күбесенә эшләргә рөхсәт иттек, бу - меңнән артык предприятие. Хәзер иң мөһиме, бу хакта Русия Президенты да әйтте, икътисадның тагын да активрак ачылуы, предприятиеләребез арасында дөрес баланс табу, коронавируска каршы көрәш буенча эшне дәвам итү, — диде Радий Хабиров.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.


Читайте нас