Республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Салават шәһәрендә йөри.
Былтыр Салаватта «Башкортстан ихаталары» программасы буенча Бочкарев урамындагы дүрт күп фатирлы йорт ишегалды территориясен төзекләндергәннәр. Биредә резиналы өслек белән ике балалар мәйданчыгы, спорт снарядлары, уңайлы эскәмияләр барлыкка килгән. Кече архитектура формаларының бер өлешен идарәче компания үз көче белән ясаган.
"9нчы йорт идарәсе" баш инженеры Оксана Редькина сүзләренә караганда, төзекләндерү кысаларында ихатада 1,5 мең квадрат метрдан артык җир асфальтланган, 22 яктырту баганасы урнаштырылган, 210 парковка урыны булдырылган. Видеокүзәтү системасы тәртипне күзәтеп тора.
Радий Хәбиров, шулай ук, урындагы халыкка мөрәҗәгать итте, алар хәзерге вакытта үз-үзләрен изоляцияләү режимын үти.
- Аңлыйм, сезгә дүрт стена эчендә утыру авыр, әмма бераз түзәргә кирәк әле. Бу безнең барыбыз өчен дә мөһим, – диде төбәк Башлыгы.
фото: glavarb.ru