2020 елның 1 мартына республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирелгән кредитлар буенча срогы чыккан бурыч дәрәҗәсе 20,9 процент, якынча 12 миллиард сум тәшкил итә.
Чагыштыру өчен: Русия буенча уртача күрсәткечләр 12 процентка тигез, ә Идел буе федераль округы буенча ул күрсәткеч 9,6 процент тәшкил итә.
2019 елның шул ук датасында Башкортстанда срогы чыккан түләү дәрәҗәсе 14,7 процент, 2020 елның 1 гыйнварында 20,1 процент тәшкил иткән.