Бу хакта "Коммерсант-Башкортостан" басмасы тарафыннан оештырылган онлайн "түгәрәк өстәл"дә бизнес-омбудсмен Флюр Әсәдуллин сөйләде. Элегрәк утырышның төп спикеры — Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча әзерләнә торган икенче чаралар тупланмасы турында сөйләде.
Икенче чаралар тупланмасы эшләүче, әмма керемен югалткан предприятиеләргә билгеләнә. Төп ярдәм милеккә салым буенча тәкъдим ителә: кадастр бәясе буенча исәпләү урынына ул 100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда базар бәясе буенча исәпләнәчәк, бу күпкә азрак килеп чыга.
— Хәзер төп бурыч — эшкуарлыкны коткару. Ел ахырына зыянсыз чыгу ул — эшкуарлыкның исән калуы, хезмәт хакын түләнүе, әйләнешкә ия булу. Бөтен эшкуарлык зыян күрде. Эшчәнлеге тулысынча тукталган тармаклар да бар. Алар арасында туризм, шифаханә һәм курортлар, физкультура-сәламәтләндерү үзәкләре, бассейннар. Фаразлар яхшыдан түгел. Иң оптимистларча булганы — көзгә алар эшли башлаячак, ә эшкуарлыкны торгызу өчен ике елга якын вакыт кирәк булачак,— дип ассызыклады Римма Бойцова.