+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 апрель 2020, 19:55

"Инвестсәгать" гамәлгә ашарга тиешле планнарны билгеләде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы "Инвестсәгать"не онлайн-режимда үткәрде.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы "Инвестсәгать"не онлайн-режимда үткәрде.
Бүген Республика йортында Радий Хәбиров чираттагы "Инвестсәгать" утырышын онлайн-режимда уздырды. Катнашучылар сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында, рекреация өлкәсендә яңа проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышты.
“Кировец-Уфа” җитештерү-техник үзәге генеральный директоры Радик Хафизов Кырмыскалы районында тракторларны ремонтлау һәм модернизацияләү өчен предприятие төзү, шулай ук авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерү буенча проект тәкъдим итте.
Проектны инвестицияләү күләме - 300 миллион сум. Мәйданда җитештерү биналары төзелгән инде, кирәкле инфраструктура булдырганнар. Урындагы халык, шул исәптән Русиянең төньяк төбәкләрендә вахта ысулы белән эшләүче кешеләр өчен якынча 70 эш урыны булдырырга планлаштырылган.
"Инвестсәгать" катнашучылары проектны өстенлекле исемлеккә кертүне, шулай ук салым ташламалары бирүне һәм җиһазлар сатып алуга чыгымнар өлешен каплауны хуплады.
- Предприятиедә якташларыбызның эшләве сөендерә. Без башка төбәкләргә эшләргә китми торган производстволарга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, - диде Радий Хәбиров.
Агросәнәгать секторының тагын бер проекты - Уфа районында тагылма авыл хуҗалыгы инвентаре, детальләр һәм запас частьләр әзерләү. Аның турында “Акрос РБ” дилерлык үзәге җитәкчесе Артур Тимергалин сөйләде.
Предприятие агросәнәгать комплексы өчен үзебезнең машина төзелеше алдынгылары рәтенә керә. Узган елда ул илнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 130 берәмлектән күбрәк төрле техника, шул исәптән 105 комбайн частьләре саткан иде. Проектның бәясе 175 милион сум тәшкил итә.
Инвесторларга ярдәм итү чаралары сыйфатында республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча җитештерү техникасын сатып алуга чыгымнар өлешен каплауны хупладылар.
Киңәшмәдә катнашучыларның пилотсыз авиация системалары производствосын киңәйтү планнары белән «ИДС Технологии» компаниясе генеральный директоры Руслан Ямалиев таныштырды. Аның сүзләренә караганда, программа-аппарат комплексын эшләү авыл хуҗалыгы техникасын нәтиҗәле эксплуатацияләүне, урман үсентеләрен, сәнәгать торбаүткәргечләрен һәм башка объектларны мониторинглауны оештырырга ярдәм итәчәк. Благовещендагы ТОСЭР территориясендә урнаштырырга планлаштырылган проектка инвестицияләр күләме 28 миллион сумга бәяләнә.
Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә, Үсеш корпорациясенә инновацион проектка ярдәм итәргә кушты.
- Предприятие, һичшиксез, үсәргә тиеш. Төбәк ягыннан ярдәм чаралары турында үсеш программасын һәм тәкъдимнәрне инициаторлар белән берлектә формалаштырыгыз, - диде ул.
"Ярд" оешмасының башкарма директоры Павел Мглинец Ишембайда күпфункцияле рекреацион үзәк төзү концепциясен тәкъдим итте. Ул физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар, парклар һәм сәүдә зонасын, шәһәр күләмендәге киңкүләм чаралар уздыру урыннарын үз эченә ала. Инвесторлар кирәкле проект документациясен әзерләгән дә инде. Инвестицияләрнең күләме - 170 миллион сум.
Башкортстан Башлыгы Ишембай районы хакимиятенә проект инициаторларына җир участогы алуда һәм инженерлык челтәрләре үткәрүдә ярдәм күрсәтергә кушты.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас