-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
20 апрель 2020, 19:28

К-вирус дөньяны соңгы 100 елдагы икътисади кризисларның иң тирәненә батыра

Һәм, белгечләр әйтүенчә, бу – оптимистик фараз.

К-вирус планетаны, ике Бөтендөнья сугышы арасындагы Бөек депрессия чорында теркәлгән кебек, иң тирән икътисади кризиска чумдыра. Ул 10 ел элек булган финанс кризисын бик тиз һәм җиңел генә уздырачак. Иң яхшы дигәндә, планета аннан бары тик киләсе елда гына, 9 триллион доллар югатып, чыгачак. Халыкара валюта фонды шулай фаразлый.

Алдарак, көз көне, 2020 елда дөнья икътисадының 3 процентка үсешен фаразлаган иде. Әлеге шартларда үсеш түгел, ә түбәнгә тәгәрәү фаразлана.

– Әлеге кризис чын мәгънәсендә планетар масштабка ия. Ул барлык илләргә дә кагылачак. Нык үсешкән һәм үсешеп кенә килүче илләр икътисады да шундый хәлдә булачак,– дип фаразлый МВФның баш икътисадчысы Гита Гопинат.

Халыкара валюта фонды белгечләре яңа кризисның нәтиҗәләрен фаразлаучы “Бөек карантин” (Great Lockdown) дип аталган фаразлар бастырып чыгарды.

Әмма фаразлар Covid-19 глобаль пандемиясенең тиз арада төгәлләнүенең оптимистик сценариена нигезләнгән: әгәр күпчелек илләрдә авыруның югары ноктасы җәйгә үтсә һәм икенче яртыеллыкта вирус чигенә башласа, карантин әкренләп бетерелсә, үсеш алган илләр икътисады агымдагы елда - 6 процентка, ә үсүче икътисад – 1 процентка кимиячәк.

Барлык илләргә моңарчы күрелмәгән, башта - кризисны йомшарту, ә аннары икътисадны тергезүгә юнәлтелгән чыгымнарга барырга туры киләчәк.


Фото: gallery.ru сайтыннан.
Читайте нас: