20 апрель көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Төзелеш һәм транспорт сәгате" форматында чираттагы тематик киңәшмә уздырды. Онлайн режимында катнашучылар Уфа - Аэропорт автомобиль юлын реконструкцияләү проекты буенча фикер алышты.
Киңәшмә башында республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин төзелеш тармагындагы хәлләр һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү чаралары турында сөйләде.
Барлыгы республикада меңнән артык бина һәм корылма төзелә, шул исәптән, 500 күпфатирлы йорт һәм 115 социаль объект.
Ведомство төзелеш мәйданчыкларында эшләүгә өстәмә таләпләр булдырган. Алар белгечләрнең объектларга керүенә, аларның температурасын контрольдә тотуга, хәвефсезлек дистанциясен үтәүгә, биналарда кешеләр туплануына юл куймауга, шулай ук саклык һәм дезинфекция чараларын куллануга кагыла. Дәүләт комитеты барлык таләпләрнең үтәлешен мониторинглый, аңа ведомство рәисе урынбасары Артем Ковшов җаваплы.
Марат Әхмәдуллин, шулай ук, Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән торак-төзелеш сәясәтенең төп юнәлешләрен дә санап чыкты. Ташламалы ипотека программаларын үстерү, төзүчеләрнең банк кредитларын файдалана алуын арттыру, дольщикларның бозылган хокукларын яклау һәм күләмле инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру турында сүз бара. Әлеге бурычлар илдә гамәлгә ашырыла торган гомумдәүләт проектларының актуальлеген ассызыклый.
Төбәк Башлыгы дәүләт комитетына төзелеш мәйданчыкларыннан читтә дә хәвефсезлек чараларын сакларга кушты.
- Төзелеш шәһәрчекләрендә - кешеләр яшәгән урыннарда һәм эшчеләрне үзәкләштерелгән рәвештә ташуны оештырганда санитария таләпләрен үтәүгә аеруча игътибар итүегезне үтенәм, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бу сезнең җаваплылык зонасы. Профильле предприятиеләрнең күчмә тикшерүләрен оештырыгыз.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар Уфа - Аэропорт трассасының 17,4 чакрым арасын төзекләндерү вариантларын карадылар. Юлның 8 километр участогын - М5 трассасы белән кисешкәннән алып Уфа аэропортына килү юлы чишелешенә кадәр 2020 елның 1 апреленнән "Приуралье" автомобиль юллары федераль идарәсенә тапшырдылар. Аның үткәрү сәләтен арттыруны, шулай ук төзекләндерү вариантларын эшлиләр.
Фото: glavarb.ru