Агымдагы елның 1нче кварталында, узган елдагы белән чагыштырганда, ипотека килешүләре саны 16 процентка арткан. Статистиканы Башкортстан Республикасы буенча “Росреестр” идарәсе китерә.
Әгәр 2019 елның гыйнвар-мартында Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрында ипотека турында 19 245 килешү теркәлгән булса (шулардан торакка ипотека – 12 771), быел шул ук чорда 22 296 тәшкил иткән (шул исәптән торак ипотекасы – 14 068).
"Республика халкы рефинанслау мөмкинлегеннән актив файдалана. 2019 елның беренче кварталында шартнамә буенча теркәлгән торак ипотекасы саны 1372 тәшкил итсә, быел беренче кварталда 2479 (80 процент) тәшкил иткән. Русия Үзәк банкының төп ставкасы түбәнәю ипотека алу мөмкинлеген арттыра, бу һәрвакыт статистикада чагылыш таба," – дип шәрехлиләр ведомствода.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.