"Эшкуарлык сәгате" форматындагы чираттагы киңәшмә видеоконференцэлемтә буенча онлайн режимда узды.
Киңәшмә эшендә Баймак районы хакимияте башлыгы урынбасарлары, хакимият белгечләре катнашты.
Көн тәртибенә 4 проект чыгарылган иде. Эшкуарлар кунакханә бизнесын саклап калу һәм ярымфабрикатлар җитештерү буенча җиһазлар сатып алу өчен субсидияләр рәвешендә финанс ярдәме алу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. 3 проектны терлекчелек юнәлешендә "Агростартап" грант конкурсында катнашу өчен карадылар.
Тикшерелгән проектлар буенча консультация үткәрелде һәм киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы хезмәткәрләргә йөкләмәләр бирелде һәм сроклар билгеләнде.
Фото: Баймак районы хакимияте сайтыннан.