+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 апрель 2020, 13:37

Республиканың һәр төбәгендә Интернет булачак

Бу эшне провайдерлар үз өстенә алачак.

Башкортстан Хөкүмәте Интернет белән тәэмин ителмәгән территорияләрне провайдерлар арасында бүлүне планлаштыра. Провайдерлар, уз чиратында, челтәрне тоташтыруны тәэмин итүне үз өстенә алырга тиеш булачак.
Бу хакта дистанцион белем бирү технологияләре буенча киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров сөйләде.

Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда "Башинформсвязь" компаниясе тарафыннан социаль әһәмияткә ия 722 объект Интернет челтәренә тоташтырылды. Агымдагы елның 1нче кварталында өстәп 223 объект тоташтырылган.

Шулай ук, Башкортстанда 250дән 500 кадәр кеше яшәгән 929 торак пунктта санлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла. Шул пунктларның 831е әлегә Интернетка чыгу белән тәэмин ителгән, калган 98ен 2020 ел ахырына кадәр тоташтыру планлаштырыла.

Санлы үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, 63 мең кеше яшәгән 1,3 мең торак пункт әлегә Интернеттан мәһрүм.

— Киләсе атнада Интернет белән тәэмин ителмәгән территорияләр турында мәгълүматлар белән карта булдырырга кирәк. Шулай итеп, без колачларга кирәкле территорияне аерып күрсәтәчәкбез һәм алар өстендә эш башлаячакбыз,— дип ассызыклый Андрей Назаров.


Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Читайте нас