Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге һәм Австриядәге Башкортстан вәкиллеге белән берлектә Швейцариянең эшлекле даирәләре белән онлайн форматта бизнес-миссия оештыруы турында язган идек инде.
Бүген видеоконференцэлемтә режимында янә бер очрашу - «Ричман-Минерал» җәмгыятенең Швейцариянең LANDOR компаниясе белән сөйләшүләр узды. Очрашуда Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лена Изотова, Экспортка ярдәм итү үзәге директоры Илдус Халитов һәм компаниянең генеральный директоры Илшат Байегетов катнаштылар.
Сөйләшүләр барышында республика предприятиесе җитәкчесе компанияне тәкъдим итте һәм җитештерелә торган продукция, аерым алганда, "Эко Калий" гранулалы минераль ашламалар турында сөйләде. Швейцария «Ричман-Минерал» җәмгыятенең продукциясе үрнәкләрен өйрәнү өчен аларга аны китерү турында килешү төзелде. Арытабангы хезмәттәшлек турында Швейцария компаниясе үрнәкләрне караганнан соң хәбәр итәчәк.
Чит илләрдә партнерлар эзләү һәм онлайн-форматта сөйләшүләр уздыру буенча хезмәт күрсәтүне кече һәм урта эшкуарлык субъектлары түләүсез нигездә Башкортстан Экспортка ярдәм итү үзәгендә алырга мөмкин.
Фото: Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте