Хөкүмәттә республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә икътисадка ярдәм чараларының раслаган тәүге пакетын тормышка ашыруның беренче нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов 58 пункттан торучы исемлеккә сәнәгать, авыл хуҗалыгы, эшкуарлык өчен өстенлекләр һәм ташламалар кергәнлеген искәртте. Мәсәлән, Сәнәгатене үстерү фонды линиясе буенча кредит ярдәме сыйфатында сәнәгать тармагына 20 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән. Ел ахырына кадәр мондый ярдәм күләме 450 миллион сумнан артып китәчәк.
Авыл хуҗалыгы тармагында 138 аграрийга 168 миллион сум күләмендә техника сатып алуга субсидия тапшырылды. Чәчү кампаниясе тәмамланганнан соң, тармакка минераль ашламалар сатып алу чыгымнарын компенсацияләү сыйфатында – 480, ә сентябрь-ноябрьдә токымлы тереклек сатып алуга тагын 345 миллион сум акча бүленәчәк.
Аеруча зыян күргән тармаклар буенча эшкуарлыкка ярдәм итү кысаларында оешмалар мөлкәтенә салым буенча ташламалар каралган, муниципаль дәрәҗәдә бердәм салымга керем йөкләнеше киметелде. Өстәмә рәвештә кече һәм урта бизнес субъектлары ел ахырына кадәр дәүләт милкен һәм җир участокларын арендалау килешүләре буенча түләүдән азат ителә.
– Бу эшне без дәвам итәбез. Бизнесның ярдәмгә мохтаҗлыгы аңлашыла, – диде Радий Хәбиров. – Инвестицион совет утырышында без икътисад өчен эшләнгән икенче чаралар пакетын караячакбыз.