+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 апрель 2020, 15:22

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтелә

Бу хакта Инвестицион совет утырышында сүз алып барылды.

Бүген Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров онлайн-форматта республика Инвестицион советы утырышын уздырды. Чарада Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева, Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров һәм муниципалитет, предприятие вәкилләре катнашты.

Утырышта төбәк икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча беренче чираттагы чаралар, инвестицион һәм социаль проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында сүз алышынды.

Ә муниципалитет һәм предприятиеләр вәкилләре урыннарда кризиска каршы тору чараларының ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

Чарада шулай ук Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларын һәм куркыныч янаган икътисад секторларын яклау буенча 2нче пакетны үз эченә алган ярдәм чаралары турында сөйләде.
Читайте нас