+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 апрель 2020, 08:15

Иң катлаулы сынау чорындабыз

Башкортстан Хөкүмәте бу җәһәттән аны җиңеләйтү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрә

Башкортстан Хөкүмәте бу җәһәттән аны җиңеләйтү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрә

Дөнья базарында нефть бәясе кискен төште. Чөнки аңа сорау кимеде, җитештерү сүлпәнләнде. Forex халыкара базарында күпчелек илләрнең валюталары арзанайды. Әйтик, 1 доллар 77 сумга һәм 1 евро 86 сумга бәяләнә. Ягъни Русия акчасының бәһасы 25 процентка очсызланды. Әйтик, кыйммәтле кәгазьләр базарының ишелүе, моңа кадәр халыкара тарткалаш нәтиҗәсе булса, хәзер нефть хакларының түбәнгә тәгәрәве һәм коронавирус дөньяви кризиска сәбәпче булды.

“Русия акчасы курсының кискен кимүе илдә кредитлар һәм депозитлар буенча процент ставкаларының үсүенә, шулай ук, эре компанияләрнең кыйм­мәтле кәгазьләре бәяләренең кимүенә китерде”, — дип билгеләде БКФ банкының аналитик идарәсе башлыгы Максим Осадчий. Нефть бәясе төшү Русиядә икътисади кризиска китерде. Коронавирус эпидемиясе дә хәлгә тискәре йогынты ясый. Килеп туган вәзгыять нәтиҗә­сендә ил буенча иң кискен авырлыкны әлеге вакытта, әлбәттә, авиаком­панияләр кичерә, чөнки авиабилетларга ихтыяҗ юк, туристик маршрутлар бушады.
Акча девальвациясе, бер яктан, инфляция үсешенә, импорт кимүгә һәм экспортны үстерүгә этәргеч биреп, үзебездә товар җитештерүне активлаштырырга тиеш. Ләкин бүген, тәү чиратта, илдәге бизнесны коткару беренчел бурыч санала. Бу аеруча кече һәм уртача бизнеска кагыла. Икътисадның әлеге тармагы предприятиеләре, нигездә, төзе­леш, хезмәт күрсәтү, сәүдә бе­лән шөгыльләнә. Үзизоляция чорында, товарларга һәм хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗ кимү аркасында, күп кече предприятиеләр эшчәнлеген тәмам туктатты.
Әлеге хәлдә Русия Хөкүмәте Дәүләт иминлеге фондына (ФНБ) тупланган акчаны эшкә җигәчәк. ФНБдагы акча 10,1 триллион сумнан артык (150,1 миллиард АКШ доллары). Бу сумма нефтькә бәяләр 25-30 АКШ доллары гына булган очракта, ил бюджетының социаль-икътисади чыгымнарын 2-3 ел дәва-мында каплап бару өчен җи-тәрлек, дип ышандыра Хөкүмәт. Икътисад тармаклары да ярдәм алачак, әлбәттә.
Икътисадны торгызу этабында төзелеш үсеш локомотив-ларының берсе булырга тиеш, ул үзе артыннан башка секторларны да ияртә. Мәсәлән, төзелештәге бер эш урыны башка тармакларда тагын да 8-9 кешене эшле итә (төзелеш материаллары, транспорт, энергетика һ.б.). Бу хакта күптән түгел төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә Президент Владимир Путин белдерде. Ул ипотека базарында ихтыяҗның кимүен, төзүчеләр­нең кредит ресурсларыннан файдалана алуы һәм эре инфраструктура проектларында эшләүче компанияләрнең проблемалары булуын билгеләп үтте. Башкортстан тәҗрибәсе исә монда уңай итеп күрсәтелде.
Әйтергә кирәк, кризис фаразлаганга караганда күпкә көчлерәк булып чыкты. Күпчелек компанияләрне алда авыр чор көтә. Ләкин шуны да онытырга ярамый, кризис гадәти эш шартлары үзгәрү, клиентлар китү яки бизнесны югалту белән генә чикләнми. Бу шулай ук тотрыклы стереотипларны җимерү һәм яңа мөмкинлекләр эзләү дә. Икътисади өзеклек пред­прия-тиеләр стратегиясен яңадан карарга, бизнесны үстерүнең яңа юлларын эзләргә мәҗбүр итә.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге вакытның төбәктә коронавирус таралуга бәйле иң катлаулы чор икәнлеген ассызыклады. Бу сүзләр шушы авыру таралуга бәйле барлык социаль-икътисади проблемаларны үз эченә ала. Шул исәптән уртача һәм кече бизнесны коткаруга бәйле эшчәнлекне дә. Бу уңайдан республика Хөкүмәте комплекслы ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлек алып бара. Әйтик, Башкортстан Хөкүмәте Пре-мьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров белдерүенчә, кече һәм урта бизнес субъектларына финанс ярдәме күрсәтү кысаларында агымдагы елда Башкортстан микрокредит компаниясенә — 94 миллион сум, төбәк гарантия оешмасына 12,2 миллион сум өстәмә акча бүлү планлаштырылган. Шулай ук, малтабарлык һәм туристлык башлангычларына ярдәм итү тәртибе дә расланды. Бу максатка агымдагы елда 43 миллион сум юнәлтү каралган.
Республикада 140 мең чамасы уртача һәм кече бизнес субъекты исәпләнә. Шуларда хезмәткә сәләтле халыкның өчтән бере (480 мең кеше) эшли. Башкортстан икътисадында уртача һәм кече бизнесның чагыштырмача өлеше 33 процент тәшкил итә. Төбәктә малтабарлык үзен моңа кадәр яхшы хис итте дип әйтү дөрес булмас. Ләкин кече бизнесның икътисади нәтиҗәлелеге аның, социаль функцияләр башкаруыннан тыш (монысы да ифрат мөһим), казнадагы өлеше никадәр булу белән исәпләнә. Башкортстанда малтабарлык субъектларының бюджетка керткән салымы 10 процент чамасы иде. Бу — ил күләмендә яхшы күрсәткеч. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү инфраструктурасын үстерү буенча чаралар планы эшләнсә, гомумән, малтабарлык өлкә­сендә хәлне уңай якка үзгәртү өстенлекле юнәлеш булса, бу тармак зур югалтуларга дучар булырга тиеш түгел.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас