Төбәк җитәкчесе ассызыклап үткәнчә кайбер объектларда керү урыннарында температура үлчәнми, антисептиклар юк, персонал битлексез йөри. Мондый мәгълүмат Башкортстан Республикасы Башлыгының Контроль идарәсе белгечләре предприятиеләрне тикшерү нәтиҗәләрендә алына. Тикшерү нәтиҗәләре буенча беркетмәләр төзелә һәм оешмаларга тиешле күрсәтмәләр җибәрелә.
– Бик күп предприятиеләрне ачарга рөхсәт ителде. Ләкин барлык санитария-эпидемиология таләпләре үтәлергә тиеш. Мин, республика җитәкчесе буларак, бу җаваплылыкны үз өстемә алдым. Моның аркасында үзизоляция күрсәткече кискен төште. Без [хөкүмәт] үз бурычларыбызны үтәдек. Хәзер – сезнең чират. Әгәр алга таба да тәлаплар үтәлмәсә, предприятиеләр яңадан ябылачак. Минем андый вәкаләтләрем бар,– дип ассызыклады республика Башлыгы.
Радий Хәбиров таләпләрнең һәм үзизоляция режимының үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә, бер урында зур төркем кешеләр җыелу мөмкинлеген булдырмас өчен эш графигын төгәл уйларга кушты.
Фото: glavarb.ru сайтыннан.