4 майда Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы «Инвестиция сәгате»н онлайн режимда үткәрде, анда азык-төлек сәнәгатендә яңа проектлар хупланды.
Предприятиенең генеральный директоры Александр Кулимбетов Карламан сөт-консерва комбинатын үстерү концепциясен тәкъдим итте. Республикада куертылган сөт җитештерүче бердәнбер предприятие җитештерүне берничә юнәлеш буенча киңәйтергә планлаштыра: стерильләштерү линиясен урнаштыру, металл банкалар җитештерүне башлап җибәрү һәм 1 200 баш сыерга исәпләнгән сөт фермасы төзү. Бу чималны эшкәртү күләмен тәүлегенә 150 тоннага кадәр арттырырга, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләрнең гомум суммасы 953 млиллион сум тәшкил итә.
Предприятие җитәкчесе сүзләренә караганда, шикәрсез концентрацияләнгән сөт җитештерүне үзләштерү Азия һәм гарәп илләре базарларына чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта мондый продукция җитештерү белән Русиядә бер генә завод шөгыльләнә.
Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, әлеге проект предприятиене үстерүгә комплекслы килүнең яхшы үрнәген күрсәтә. Ул Карламан брендын юридик яклау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.
Радий Хәбиров республика брендларын яклау мәсьәләсе инде күптәннән торуын билгелә үтте һәм мондый төрдәге мәсьәләләр белән шөгыльләнә алырлык аерым структура булдыру турында уйларга тәкъдим итте. Комбинат турында сөйләгәндә, төбәк Башлыгы, аны өстенлекле исемлеккә кертү мөмкинлеге булсын өчен, проектны эшләп бетерергә кушты.
- Заводта күп милекчеләр алышынды, һәм менә хәзер, чыннан да, эшләргә теләгән кешеләр барлыкка килде, – диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан