4 майда Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш һәм транспорт сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Катнашучылар онлайн режимда коронавирус йогышы шартларында юл хезмәтләренең эше турында фикер алышты.
Киңәшмә башында гражданнар хокукларын яклау төбәк фонды генеральный директоры Дамир Миңнебаев проблемалы объектларны төзү графигының үтәлеше турында сөйләде. Белгечләр муниципалитетлар ярдәме белән Алданган өлешчеләрнең хокукларын яклау федераль фонды катнашлыгында йортлар төзүне финанслауга гаризалар әзерли.
- Иң мөһиме – катлаулы шартларда барлык ресурсларны, шул исәптән федераль ресурсларны мобилизацияләү, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимов юл-төзелеш оешмаларында санитар-эпидемиология кагыйдәләренең үтәлеше турында сөйләде, аларның саклау һәм дезинфекция чаралары белән вакытында тәэмин ителүен билгеләде.
«Башкиравтодор» җәмгыяте генеральный директоры Андрей Пролипото хәбәр иткәнчә, компания планлаштырылган барлык эшләрне дә вакытында башлаган. Асфальт заводлары тулы куәтенә эшли. Ремонт кысаларында 1 майга 62 мең тонна катнашма әзерләнгән, бу, узган ел белән чагыштырганда 2,6 тапкыр күбрәк. Май бәйрәмнәреннән соң юл эшчеләре Уфаның үзәк урамнарын ремонтлауга керешәчәк.
- Бу хәлдән файдалануыбыз һәм изоляция вакытында ремонт эшләренең шактый өлешен башкара алуыбыз бик дөрес, - диде Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.