Белоретка cәфәре барышында республика җитәкчесе Точисский урамындагы күп фатирлы йорт төзелеше барышын тикшерде.
«Геострой» компаниясе генеральный директоры Рөстәм Хаҗиев бинаны төзү һәм инженерлык челтәрләрен тоташтыру буенча төп эшләр турында сөйләде.
Элек биредә 1960 елларда төзелгән иске бараклар урнашкан булган. Алар урынында комплекслы үсеш планлаштырыла. Төзүчеләр биредә инженерлык челтәрләрен яңарткан. Төзекләндерү, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру буенча планнар бар.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Белоретта торак төзелешен үстерергә кирәк. Шул ук вакытта компанияләр Уфа базарын Башкортстанның башка шәһәрләреннән өстен күрә. Шуңа күрә республика кечкенә торак пунктларда эшләргә әзер булган эшкуарларга ярдәм итәчәк.
Фото: glavarb.ru