Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) булган Белорет кысаларында инвестицион проектны Урал пружина заводы генеральный директоры Денис Локманов тормышка ашырырга планлаштыра. Бүген пружиналарның киң номенклатурасын җитештерүдә 477 хезмәткәр эшли. Предприятиенең еллык әйләнеше 2 миллиард сумнан артып китә, ә аның продукциясе Русиядә һәм Европада таләп ителә.
307 миллион сум кертеп, инвестор рессор җитештерүне оештырырга ниятли. Моның өчен ТОСЭРның яңа резиденты булып «Рессора» фонды (НПФ) теркәлгән. Апрель башында башлангычны «Сәнәгать сәгате» утырышында карадылар, проектны чит ил җиһазларын сатып алганда курс аермасы компенсациясен түләү шарты белән белән өстенлекле исемлеккә кертүне хупладылар.
Башкортстан Башлыгы заводның җитештерү мәйданчыгын карап чыкты, эшләнмәләр ассортименты белән танышты. Денис Локманов шулай ук коллективның иминлеген тәэмин итү өчен күрелгән санитар чаралар турында да сөйләде. Аерым алганда, предприятиедә дезинфекция үткәрү өчен автоматлаштырылган җайланма урнаштырылган.
- Предприятие җитештерү мәдәнияте белән дә, катгый саклану чаралары оештыру белән дә бик сөендерде. Без, һичшиксез, заманча катлаулы шартларда үсеш алырга теләгән проектларга ярдәм итәчәкбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru