+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 Май 2020, 12:26

"Эшләр вакытында һәм сыйфатлы башкарылырга тиеш..."

12 майда Башкортстан Хөкүмәтендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров рәислегендә һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Борис Беляев катнашлыгында узды.

Киңәшмәдә «ТКО-Башкортстан» контейнер мәйданчыкларыннан каты коммуналь калдыкларны чыгару мониторингы автоматлаштырылган системасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Төбәк операторларының 2020 елның 20 мартыннан 8 маена кадәр эшен анализлаудан чыгып, уңай динамика күзәтелә.

Бүгенге көндә муниципалитетлар һәм регоператорлар алдында мәгълүматны актуальләштерү, «ТКО-Башкортстан» системасында факттагы географик координаталар белән генә чыгару буенча фотоотчетларны туры китерү бурычы тора.

Республика бюджетыннан төбәк операторларына каты коммуналь калдыкларны транспортлау өчен махсус техника сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга 48,288 миллион сум субсидия бирелгән. Русия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгына федераль бюджеттан башка бюджетара трансфертлар алу өчен гариза җибәрелгән. Акча керүнең планлаштырылган вакыты - агымдагы елның июль-август айлары.

Андрей Назаров билгеләвенчә, барлык эшләр дә вакытында һәм сыйфатлы башкарылырга тиеш.

Фото: "Башкортстан Хөкүмәте" сайтыннан
Читайте нас