12 майда Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров онлайн-режимда "Иҗтимагый киңлекләр һәм торак-коммуналь хуҗалык сәгате" дигән чираттагы тематик киңәшмә үткәрде.
Иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча республика җитәкчесе киңәшчесе Ольга Сарапулова агымдагы елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсының икенче этабында катнашу өчен муниципалитетлардан гаризалар әзерләү барышы турында сөйләде. Конкурс материалларын формалаштырганда белгечләр территорияләрне үзгәртеп коруны комплекслы башкарырга тырыша, планлаштырылган архитектура корылмаларын сыйфаты гына түгел, шәһәрне үстерү стратегиясе, тарихи һәм мәдәни ландшафтларны саклап калу, төзекләндерүдән фаразланучы социаль-икътисади файданы да игътибарга алалар.
Халык белән үзара хезмәттәшлек итү мөһим, аларның фикер-теләкләре проектларны әзерләгәндә, һичшиксез, исәпкә алына. Хәзерге эпидемиологик шартларда бу аралашуңинтерактив форматка күчерелгән.
Радий Хәбиров, проектларны тормышка ашырганнан соң, шәһәрдә заманча уңайлы киңлек барлыкка килсен өчен һәр гаризаны җентекләп эшләргә кирәк, дип ассызыклады.
Бөре районы башлыгы Антон Талалаев шәһәрнең үзәк мәйданын үзгәртеп кору проектын тормышка ашыру барышы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, фасадларны бердәм архитектур төргә китерү һәм Бөренең тарихи йөзен саклау буенча эшкуарлар һәм арендаторлар белән актив хезмәттәшлек дәвам итә. Радий Хәбиров бу эшкә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинның һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляевның кушылуын сорады. Төзекләндерелгән территорияне техник яктан ачу 1 сентябрьдә планлаштырыла.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Уфада 2021 елда паркларны һәм җәмәгать киңлекләрен модернизацияләү планнары, шулай ук Агыйдел яры буен төзекләндерү буенча эшләрнең барышы турында фикер алышты. Хәзер аны ачуга әзерлек дәвам итә – территорияне җыештыру, чүп-чар чыгару, яшел үсентеләргә су сибү, кече архитектура формаларын урнаштыру эшләре бара. 15 майдан чәчәкләр утыртыла башлаячак. Яр буенда яктырту һәм видеокүзәтү системалары монтажланды һәм тоташтырылды.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.