Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сәнәгать сәгате» форматында киңәшмә үткәрде, анда катнашучылар сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында инвестиция программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыручы төбәк предприятиеләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Уфаның «Стеклонит» заводы идарәче директоры Тәлгать Фәтхуллин икътисадның төрле тармакларында продукцияне куллану мөмкинлекләре турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез: күптән түгел генә предприятие мәйданчыгына визиты барышында Башкортстан Башлыгы анда җитештерелүче эшләнмәләр ассортименты белән танышты, республика базарында эшләү өчен потенциал зур булуын билгеләп үтте.
Узган елда "Стеклонит" җитештерүне модернизацияләү буенча инвестиция программасын башлап җибәрде, аның гомум күләме - 600 миллион сум. Завод ике ел эчендә куәтләрне тулысынча яңартыр дип планлаштырыла.
Бүген предприятие төбәкнең юл-төзелеш комплексы оешмаларына георәшәткәләр, арматура һәм композит капламнар китерүне җайга салырга әзер.
Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә заманча материалларны куллану буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Шулай ук, Кырмыскалы районында элек Сургутта урнашкан «Кировец» җитештерү-техник үзәген төзү проектын гамәлгә ашыруның барышы турында генеральный директор Радик Хафизов сөйләде. Предприятиене эшләтеп җибәрү буенча республика эшкуарының башлангычын "Инвестиция сәгате"ндә дә хупладылар. Апрель ахырында булачак завод мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булган иде.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.