+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 Мая 2020, 19:10

Радий Хәбиров чираттагы "Төзелеш сәгате"н үткәрде

12 майда Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Катнашучылар онлайн режимда проблемалы объектларны төзү буенча юл картасын хуплады. Май ахырына кадәр Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты документны үзенең рәсми сайтында бастырып чыгарачак.

Ведомство белгечләре төзегән план-графикка 128 проблемалы объект кергән. Аларның һәркайсы буенча, үтәлеш срокларын күрсәтеп, этаплап гамәлләр алгоритмы бар.

Алданган дольщикларның инициатива төркеме вәкиле Зөлфия Гайсина хәбәр иткәнчә, җәмәгатьчелек фикер алышуы вакытында документка карата җитди канәгатьсезлек белдерелмәгән.

- Без юл картасын раслыйбыз һәм алга таба аңа таяначакбыз. Шул ук вакытта Уфа шәһәре һәм районындагы вәзгыятькә төп көчләрне туплау өчен кечкенә торак пунктларда йортларны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә төзеп бетерү мөһим, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов төзелештә яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефен киметү чаралары турында сөйләде.

Ведомство белгечләре төзелеш оешмаларын тикшерүне дәвам итә, ачыкланган кагыйдә бозулар турында беркетмәләр төзелә. Төп кимчелекләр – дезинфекция чаралары, хезмәткәрләрнең температура контроле булмау. Төзүчеләр өчен җитештерү объектларында эшләрне оештыру буенча тиешле аңлатмалар бирелгән. Муниципалитетларда да шундый ук эшләр башкарыла.

- Май башында тикшерүләр нәтиҗәләре буенча без дүрт объектта эшләрне туктаттык. Шул ук вакытта төзүчеләрнең күбесе кимчелекләрне бетерергә һәм санитар кагыйдәләрне үтәп, төзелеш алып барырга тырыша, - дип билгеләп үтте Артем Ковшов.

Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан
Читайте нас