+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 Май 2020, 07:05

Ипотеканы түләми торырга була

106-ФЗ номерлы яңа федераль закон ипотека кредитын түләүне кичектерү мөмкинлеге бирә.

106-ФЗ номерлы яңа федераль закон ипотека кредитын түләүне кичектерү мөмкинлеге бирә.

20 марттан 6 майга кадәр республика ипотека заемщикларыннан банкларга кредит каникуллары бирүне сорап 1300гә якын гариза кергән, 1165 гариза каралган, шуларның 75 проценты хупланган. Бу хакта Башкортстанның Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Ипотека каникуллары турындагы" закон шартлары буенча, кредит килешүенең максималь суммасы 15 миллион сум тәшкил итә. Шулай ук кредит каникулларын сорау мөмкин булган сәбәпләрнең киңрәк исемлеге бар. Эшне югалтудан һәм уртача айлык керем 30 проценттан артыкка кимүдән тыш, бу заемщикны I яисә II группа инвалид дип тану, рәттән ике айдан артык вакыт больничный да булу һ.б.
"Без авыр тормыш хәленә эләккәннәргә тиешле ярдәм күрсәтәчәкләренә ышанабыз", - дип ассызыклады Башкортстан Милли банкы идарәчесе Марат Кашапов.

Фото "Известия"
Читайте нас