+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 Мая 2020, 16:40

"Нәтиҗә көтәбез!"

48 муниципалитет 15 майга кадәр юллардагы чокырларны бетерү буенча эшнең яртысын да башкарырга өлгермәгән.

48 муниципалитет 15 майга кадәр юллардагы чокырларны бетерү буенча эшнең яртысын да башкарырга өлгермәгән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев шундый мәгълүмәтлар китерде.

Искәртеп узабыз, элегрәк төбәк җитәкчесе өч контроль дата билгеләгән иде: 15 апрельгә кадәр – автомобиль юлларында һәм ихаталарда чокырларны санлаштыру, 15 майга кадәр – юл полотносы дефектларының 50 процентын бетерү, ә 15 июньгә – чокырларны ремонтлауны төгәлләү.

– Бүгенге көндә 47 процентка якын юл эшләре башкарылды. Бу атнада кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда, эшләр күләме 2,5 тапкыр күбрәк, - диде Алан Марзаев.

– Хәзер халык яз башындагы кебек үк юлларга зарланмый. Мин үзем дә эшләрнең актив баруын күрәм. Барлык асфальт-бетон заводлары эшли. 15 июньдә барлык санлаштырылган чокырлар ремонтының тәмамлануы турында доклад көтәм. Уфага ышанам, чөнки республика шәһәргә үзәк урамнарны ремонтлауга акча бүлеп бирде. Нәтиҗә көтәбез! - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан


Читайте нас