+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 Май 2020, 11:00

Халыкара умартачылык конгрессы республикада узачак!

Республикада "Апимондия"нең 47нче конгрессына әзерлек дәвам итә.

Республикада "Апимондия" Халыкара умартачылык ассоциациясенең 47нче конгрессын һәм "АпиЭкспо" күргәзмәсен уздыруга әзерлек дәвам итә. Чаралар 2021 елда узачак.

"Апимондия" башкарма комитеты утырышында видеоконференция форматында Бөтендөнья форумына әзерлек буенча эш мәсьәләләре каралды.

Умартачылар федерациясе җитәкчелеге виза һәм таможня мәсьәләләре буенча Русия тарафыннан мөмкин кадәр күбрәк ярдәм күрсәтү, "Апимондия" конгрессына үзебездән һәм чит илләрдән катнашучылар җәлеп итү мөһимлеген билгеләп үтте.

Русия умартачылары өчен теркәлү кертемнәре мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Илшат Таҗетдинов "Апимондия" җитәкчелегенә Русиядән умартачылар өчен ташламалы бәя билгеләү мөмкинлеген карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. "Апимондия" җитәкчелеге алдан әлеге тәкъдимне хуплады.

Башкарма комитетның алдагы утырышы 6 июньгә билгеләнгән. Анда 2021 елның сентябрендә Уфада узарга тиешле конгрессның фәнни программасын әзерләү турында фикер алышу планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru сайтыннан.
Читайте нас