+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Май 2020, 14:25

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр идарәче компанияләрне бәяләүдә катнаша ала

Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты квартал саен күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеге рейтингына йомгак ясый.

Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты квартал саен күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеге рейтингына йомгак ясый.

Килгән мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр, төзелгән күрсәтмәләр, үтәлмәгән күрсәтмәләр, төзелгән протоколлар саны, «Ачык диалог» акцияләрендә компанияләрнең катнашуы, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдында бурыч булу яисә булмау, шулай ук төрле юнәлешләр буенча күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең биргән бәяләмәсе исәпкә алына: хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты, эшчәнлекнең оперативлыгы, үтәкүренмәлелеге, хезмәт күрсәтү сыйфаты, әдәплелек.

Хәзерге вакытта Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты соравы буенча, Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы мондый бәяләүне үткәрү өчен программа продукты эшләде (аны карау өчен түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин: [url=https://uk02.bashkortostan.ru/).]https://uk02.bashkortostan.ru/).

Республиканың һәр кешесе - күпфатирлы йорт бинасы милекчесе үзенең идарәче оешмасы эшен бәяли ала. Дәүләт комитеты эшчәнлеге тәҗрибәсе күрсәткәнчә, рейтинг гражданнарны да, идарәче компанияләрне дә, урындагы үзидарә органнарын да кызыксындыра.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне рейтингта актив катнашырга чакырабыз. Аның өчен [url=https://uk02.bashkortostan.ru/] сылтамасы буенча үтәргә кирәк.

Фото: Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты сайтыннан.
Читайте нас