Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировың "Тышкы факторларны, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча беренчел чаралар турында”гы йөкләмәсе нигезендә Башкортстан Сәнәгать үсеше фондында проектларны яклауның финанс инструментлары арасында “Эпидемия авыруларына каршы тору” һәм “Кризиска каршы чаралар” дигән яңа программалар булдырылды.
Сәнәгать үсеше фондын капиталлаштыру өчен Башкортстан бюджетыннан бирелгән акча күләме 200 миллион сум тәшкил итте.
«Эпидемия авыруларына каршы көрәш» программасы эпидемиологик авыруларны ачыклау өчен җиһазлар, саклану, профилактика һәм аларны дәвалау өчен продукция, шулай ук шәхси саклану, дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре, вирус инфекциясенең таралуына каршы тору һәм яклау өчен башка продукция җитештерүче компанияләрне финанслауга юнәлтелгән.
«Кризиска каршы чаралар» программасы буенча финанслауның максаты - тышкы факторларны исәпкә алып, Башкортстан икътисадының реаль секторын тотрыклы эшләтүгә ярдәм итү, сәнәгать производствосын булдыру, киңәйтү яки модернизацияләү проектларына финанс яктан ярдәм итү, продукция чыгару күләмнәрен арттыру, аларны әйләнештәге чаралар белән тәэмин итү өчен Башкортстан сәнәгатен үстерү фонды тарафыннан республика сәнәгать предприятиеләренә максатлы заемнарны гадиләштерелгән тәртибендә тапшыру юлы белән финанс ярдәме күрсәтү.
Проектларны карау тизләтелгән режимда бара. Предприятие кирәкле җиһазлар, чимал, материаллар, шулай ук хәзер чит ил продукциясен сатып алу өчен ташламалы займ куллана алачак.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан