Уфаның «Синтез ТНП» оешмасы 1990 еллардан нефть чыгару һәм нефть эшкәртү сәнәгате өчен химик реагентлар эшкәртү, җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Предприятие химреагентлар җитештерүне арттыру өчен яңа җитештерү мәйданчыгы булдыра. Директор Савелий Нелькенбаум су һәм газүткәргечләрне тоташтыруда, канализацияне реконструкцияләүдә, шулай ук зур сәнәгать предприятиеләре белән сату-алу эшчәнлегендә катнашучы кече предприятиегә ярдәм итүне сорады.
Радий Хәбиров Сәнәгать һәм энергетика министрлыгына процессларны контрольдә тотарга һәм предприятиегә инвестицион планнарны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә кушты.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.