+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Мая 2020, 14:02

Булгаково базары вакытлыча ябылды

Базар санитария нормаларын бозу аркасында вакытлыча ябылды.

20 майда Булгаково базары ябылды.

Моннан бер атна элек Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә буенча дәүләт комитеты вәкилләре тарафыннан биредә хокук бозулар ачыклаган. Битлекләрдә һәм перчаткаларда 70 процентка гына якын кеше булган, эшчеләрның 90 проценты, шулай ук, пандемия вакытында тәкъдим ителгән битлек режимын үтәмәгән. Әмма ул вакытта барысы да кисәтү белән узды.

20 майда чираттагы тикшерү барышында базарга үз эшен моңа бәйле кисәтүләрне юкка чыгарганчы туктатырга тәкъдим ителде. 21 майда базар эшкә кереште, хокук бозулар бетерелде.

Агымдагы айда республикада 143 хокук бозу очрагы теркәлгән, 12580 оешма тикшерелгән. Иң киң таралган кагыйдә бозу төрләре — клиентлар һәм сатучыларның перчаткалары, медицина битлекләре, сатып алучылар арасында дистанция саклау өчен билгеләр булмау.

Битлек режимын бозган өчен штрафлар түбәндәгечә каралган: гражданнарга — 1дән 30 мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләргә — 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарларга — 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә — 100 меңнән 300 мең сумга кадәр.

Кисәтүләр үтәлмәсә һәм кагыйдәләр яңадан бозылган очракта, кибет ябыла.


Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Читайте нас