Бүгенге көндә Караидел районының Караяр авылында 150 урынга исәпләнгән күпфункцияле авыл мәдәният йорты төзелә.
Объектның гомум бәясе - 63,8 миллион сум, төзелеш Башкортстанның социаль максатлы программалары фонды тарафыннан финанслана. Бүгенгә бинаның үзендә диварларны чистарту, бүлмәләргә ишекләр урнаштыру, плитә җәю эшләре, ә бина тирәсендә территорияне чистарту һәм төзекләндерү эшләре бара.
- Подрядчылар август ахырына әлеге объектны тапшырырга планлаштыра. «Акрополь» төзелеш компаниясенә карата безнең бернинди дәгъва да юк, барлык эшләрне дә вакытында башкаралар. Шушы көннәрдә генә мин үзем төзелеш барышын тикшердем. Барлык төзүчеләр битлек-перчаткалар кигән. Төзелеш мәйданчыгында махсус режим кагыйдәләрен бозмыйлар, - ди Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин.
Быел Караидел районында өч социал-мәдәни объекты - Караяр һәм Яугилде авылларында күпфункцияле мәдәният учреждениеләре, шулай ук Караидел авылының Яшьләр бистәсендә күпфункцияле мәдәният үзәге файдалануга тапшырылачак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.