+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Май 2020, 08:15

Сибайда яңа юллар салыначак

Сибайның инфраструктураны үстерү проектлары республика конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Сибайның инфраструктураны үстерү проектлары республика конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Моның турында Сибай мэры Рөстәм Афзалов "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

"Яхшы яңалыклар белән уртаклашырга ашыгам: Сибайдан 40 миллион сумнан артык суммага 43 гариза урындагы башлангычларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектлары республика конкурсында җиңде. Җиңүче проектлар саны буенча без Башкортстанда өченче урынны алдык (Уфа һәм Салаваттан соң).

Нәтиҗәдә, бүгенгә кадәр асфальт булмаган Сармат бистәсендә күпчелек урамнар асфальтланачак. Откан проектларның гомум суммасы 24 268 594 сум тәшкил итә", - дип язган ул.

Фото: Рөстәм Афзаловның "ВКонтакте"дагы сәхифәсеннән.
Читайте нас