Агымдагы елга төзекләндерү планы буенча "Сипайловский" торак хуҗалыгында "Башкортстан ихаталары" программасы буенча күләмле эшләр планлаштырылган.
Әлеге программага түбәндәге адреслар кертелгән: Караидел елгасы яр буе урамы, 45, 45/1, 45/2, 45/3, 45/4, 47, 47/1, Юрий Гагарин урамы, 28/1, 28/2, 30, Баязит Бикбай урамы, 38. Барлыгы 15 торак йорт һәм 5 ихата территориясе 41 миллион сумнан артык суммага төзекләндереләчәк.
Яктырту баганаларын күчерү, заманча балалар уен комплекслары һәм резина өслекле спорт корылмалары, видеокүзәтү камералары, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру һәм территорияне яшелләндерү планлаштырылган.
Эш башкару алдыннан биредә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән әңгәмәләр оештырылган.
Фото: "Башкортстан Хөкүмәте" сайтыннан.