Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фонды карары белән Ишембайда чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча гариза 2019 елның августында хупланды. Проектның бәясе - 307,2 миллион сум. Фонд акчасы гомум бәянең 60 процентын тәшкил итте – бу 184 миллион сум.
– Проект бик җитди. Мондый күләмдәге чыгымнарны ялгыз гына хәл итү кыен, шуңа күрә, әлбәттә, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга булышлык фондыннан ярдәм күрү бик мөһим. Кешеләр өчен максималь уңайлы шартлар булдыру – төп бурычларның берсе. Фонд ярдәмендә, планда каралган эшләрнең барысы да гамәлгә ашырылачак, дип яшанам, – дип билгеләде вице-премьер Борис Беляев.
Объектта барлык насослар, шулай ук болгатучы һәм киптерүче җайланмалар, инженерлык челтәрләре, коммуникацияләр һәм ярдәмчел җиһазлар тулысынча алыштырылачак.
Фото: bashinform.ru сайтыннан.