Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате» форматында онлайн-киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары катнашты. Киңәшмәдә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында яңа проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.
Шуларның берсе - Әбҗәлил районында орлык эшкәртү һәм рапс мае җитештерү буенча «РЕСА» компанияләр төркеме заводы төзелеше. Эшкуар Анастасия Разумова сөйләгәнчә, мәйданчыкта бинаны әзерләү эшләре тәмамланган. Заводның тулы эшчәнлеге өчен җиһазлар сатып алына. Инвестицияләрнең гомум күләме - 120 миллион сум.
- Без Европа май кулланучылары белән сөйләшүләр уздырдык, алар аны сатып алуда ниятләрен раслады һәм контрактлар төзергә әзер. Кытай предприятиеләре ягыннан да продукция белән кызыксыну бар. Өстәвенә, потенциаль ихтыяҗ безнең җитештерү куәтләреннән артып китә, - дип билгеләде Анастасия Разумова.
Ярдәм чаралары сыйфатында проектка салым ташламалары һәм җиһаз бәясенең бер өлешен кайтаруга субсидия биреләчәк.
1нче Стәрлетамак тимер-бетон заводы генеральный директоры Олег Никифоров технологик яктан яңадан коралландыру нигезендә җитештерүне модернизацияләү планнарын тәкъдим итте. Бу эшләнмәләрнең үзкыйммәтен киметергә һәм аларны чыгару күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Завод продукциясе нефть–газ һәм юл тармагы объектлары төзелешендә киң кулланыла.
90 миллион сумлык проектны инвесторлар «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» программасы кысаларында Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы кредитын җәлеп итеп финансларга планлаштыра.
"Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзү безнең төзелеш материаллары җитештерүчеләр өчен яхшы этәргеч булырга мөмкин, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Республика предприятиеләренең бу проектта актив катнашуы куандыра".
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан