Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин Башкортстанның Ишембай һәм Стәрлетамак районнары территориясендә “Алга” махсус икътисади зонасын булдыру турындагы карарга кул куйды. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Русия Хөкүмәте карары нигезендә, 2025 елга кадәр республика инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы төзелешенә 6 миллиард сумнан артык акча кертергә тиеш. Русия Икътисади үсеш министрлыгы Башкортстан Хөкүмәте, Ишембай һәм Стәрлетамак районнары башлыклары белән тиешле килешүләр төзиячәк.
"Ура! Безнең хәзер инде рәсми рәвештә төзелгән "Алга" махсус икътисади зонасы Азиядәге иң эре газ химиясе кластерларының берсе булачак. Бу - безнең икътисадка йөзләгән миллиард сумнар, меңләгән эш урыннары, безнең үсешнең иң көчле яңа драйверы!" - дип язган Башкортстан Башлыгы үз битендә.