Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.
Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин "Фейсбук"тагы битендә теләгән һәркемгә 100 мең сум акча эшләргә тәкъдим итте.
Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус белән бәйле хәл аркасында эшсезлек үсеше күзәтелә.
"Без инвесторлар эзләргә, яңа эш башлаган фермерларга ярдәм итәргә тырышабыз, әмма халыктан килгән инициативасыз зур алгарышны көтәсе юк, — дип язган муниципалитет җитәкчесе. — Һәм хәзер без һәркемгә диярлек эш тәкъдим итәргә әзер. Әгәр сезнең ун сутыйдан алып җир участогы, анда эшләү теләге һәм мөмкинлеге булса, сез 100 мең сумга якын һәм аннан да күбрәк акча эшли аласыз».
Эш шуна ки, урындагы агросәнәгать комплексы отышлы шартларда җиләк, кура җиләге, карлыган, чия, сырганак үсентеләрен бирә һәм барлык уңышны эшкәртү өчен сатып алыргад вәгъдә итә.