+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 Май 2020, 12:16

"Алга" республика өчен яңа мөмкинлекләр ача

Дмитрий Журавлев Башкортстанда "Алга" махсус икътисади зонасы булдырылуны шәрехләде.

— Бу — республика өчен әһәмиятле вакыйга. Яңа икътисади зонага резидентлар, шул исәптән чит ил резидентлары, тартылачак. Төбәк хакимиятләренә һәрвакыт эре резидентлар җәлеп итү авыр, әмма болар барысы да хәл ителерлек, — дип белдерде Төбәк проблемалары институты генеральный директоры Дмитрий Журавлев "РБК" агентлыгына.

Белгеч фикеренчә, бу очракта пандемия тискәре роль уйнамады, чөнки ул коммуникация белән проблемалар гына тудыра ала, ә инвесторлар белән эшне җайга салу һәм аларга уңай шартлар тудыруга берничек тә тәэсир итми.

Яңа икътисади зонаның потенциалы, Журавлев фикеренчә, шактый зур. Әлеге территория капитал салу өчен киң мөмкинлекләргә ия. Теләсә кайсы төбәк мондый мәйданчыклар белән мактана алмый. Белгеч ышануынча, яңа икътисади зона инвесторларны да кызыксындыра.

Башкортстан, үз чиратында, икътисад үсешендә чагылыш табачак югары технологияле производстволар алачак.


Фото: pbs.twimg.com сайтыннан.
Читайте нас